16+

Атна ахырына һава торышы нинди булачак?

Бу атнада төнге температуралар минус 12 градустан да түбән булмаячак.

Бу атнада төнге температуралар минус 12 градустан да түбән булмаячак.

Суыклар чигенә, аларга алмашка җылы көннәр киләчәк, дип хәбәр итә КФУның матбугат үзәге, Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән.

"Әлегә без Себер антициклонының көнбатыш перифериясендә торабыз, ләкин һава температурасы инде күтәрелә. Тора-бара һава торышы циклоник характерга ия булачак, чөнки безгә Төньяк Атлантикадан һава массалары килә. Немец белгечләре атаган "Ваня" циклоны җылы һава торышын һәм кар алып килә" дигән Юрий Петрович.

Иртәгә, 15 декабрьдә, Россия Гидрометеоүзәге фаразы буенча, минус 9 градус, ә 16 декабрьдә тагын да җылырак, минус 6 градус булачак. Якшәмбе минус 8 градус көтелә.

"Ваня" антициклонының йогынтысы бу атна ахырында һәм киләсе атна башында сизелә башлаячак. Дүшәмбе һәм сишәмбе көнне термометр баганасы минус 2 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана, бу климат нормасыннан шактый югары. Декабрьнең уртача тәүлеклек температурасы 8-9 градус тәшкил итәргә тиеш. Кар явачак, җил көчәячәк, буран булырга мөмкин.

Бу атнада төнге температуралар минус 12 градустан да түбән булмаячак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading