16+

Атна башында Татарстанда һава торышы нинди булыр?

Бүген Татарстанда явым-төшемнәр көтелми, шулай да алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Бүген Татарстанда явым-төшемнәр көтелми, шулай да алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Һава температурасы +11..+16 градуска кадәр җылыта. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге урыны белән секундына 4-9 метрга кадәр җитәчәк.

Сишәмбе дә шундый ук һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы -1..+4, көндез +14..+19 градус тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан исә.

Чәршәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы булачак, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге урыны белән секундына 4-9 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +13..+18 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading