16+

Атна башында Татарстанда нинди һава торышы булачак?

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда атна башында бозлавык, көчле җил һәм явым-төшемнәр көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда атна башында бозлавык, көчле җил һәм явым-төшемнәр көтелә.

Дүшәмбе көнне болытлы һава көтелә, шулай ук карлы яңгыр да,яңгыр да булыр дип фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан булачак, аерым вакытларда җил көчәячәк тә. Төнлә белән температура +3 градустан алып, -2 градуска кадәр, көндез исә +2дән +7 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

Сишәмбе көнне дә яңгыр явачак, ди синоптиклар. Дөрес, бераз гына җылытачак: төнлә минималь температура +1 градус булса, көндез 3-8 градус булачак.

Чәршәмбе көнне җил төньякка таба үзгәрергә тиеш. Димәк, суыта дигән сүз. Аерым алганда, төнлә -5 градуслык суык, ә көндез -3 градуска кадәр суык булачак, дип һава торышын фаразлаучылар. Җылырак киенегез!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading