16+

Аучы, байбак дип белеп, яшүсмерны яралаган

57 яшьлек Дамир Газизов суд алдында үзенең игътибарсызлыгы өчен җавап бирәчәк. Аучы саксызлыгы аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепләнә. Бу хакта "КП" газетасы яза.

57 яшьлек Дамир Газизов суд алдында үзенең игътибарсызлыгы өчен җавап бирәчәк. Аучы саксызлыгы аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепләнә. Бу хакта "КП" газетасы яза.


Эш шунда ки, Газизов быелның август аенда Татарстанның Ютазы районы Урал авылы янәшәсендә рөхсәтсез генә байбак ауларга чыга. Моның өчен ул карабин «Вепрь-308» мылтыгын ала.
Шул вакытта тауга телефон элемтәсен эзләп, 15 яшьлек кыз да менә. Ул алдагы көнне генә чәчен җирән төскә буяган һәм селфи төшереп, Интернетка элмәкче була. Нәкъ менә шул җирән чәчен аучы байбакка охшата да инде. 200 метрдан ике тапкыр атканнан соң, ир-ат, тидерә алмадым дип уйлап, китеп бара. Әмма ул кызның иңбашын яралаган булып чыга. Яралы яшүсмерне шушы авыл кеше күреп алып коткара.
- Аучы үз гаебен тулысы белән таныды. Тикшерү тәмам һәм җинаять эше судка җибәрелде, - дип хәбәр итә Татарстанның Тикшерү комитеты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading