16+

Автобус һәлакәткә очрап 5 кешенең гомере өзелгән

Мәскәү-Ереван маршруты белән баручы автобус "Кавказ" автоюлында һәлакәткә очраган.

Мәскәү-Ереван маршруты белән баручы автобус "Кавказ" автоюлында һәлакәткә очраган.

5 кеше һәлак, 25 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төнъяк Осетия буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

Һәлакәт 4.30да "Кавказ" федераль автоюлының әйләнеп узу өлешеннән 8 километр ераклыкта булган. Автобус автовоз белән бәрелешкән, диелә хәбәрдә.

Һәлакәт урынында янгын сүндерүчеләр, коткаручылар - барлыгы 100 кеше һәм 27 берәмлек техника эшли, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штаб төзелгән.



"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading