16+

Авыл хуҗалыгы тармагында уртача хезмәт хакы - 18,4 мең сум

Авыл хуҗалыгында иң югары хезмәт хакы Тукай районында, анда агросәнәгать комплексында эшләүчеләр 30,6 мең сум акча ала: «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә - 34,7 мең сум, «Камский бекон» ҖЧҖендә - 32,3 мең сум.

Авыл хуҗалыгында иң югары хезмәт хакы Тукай районында, анда агросәнәгать комплексында эшләүчеләр 30,6 мең сум акча ала: «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә - 34,7 мең сум, «Камский бекон» ҖЧҖендә - 32,3 мең сум.

Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларына нигезләнеп, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгы хәбәр итә.
Республика буенча агымдагы елның 8 аенда уртача хезмәт хакы 29,7 мең сум тәшкил иткән. Ә авыл хуҗалыгы тармагы буенча хезмәт хакы дәрәҗәсе республика буенча уртача акчаның 62 процентын - 18,4 мең сум тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading