16+

“Авыл укытучысы – 2015” бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Татарстан Мәгарифне үстерү институтында Бөтенроссия "Авыл укытучысы - 2015" конкурсының җиңүчесен билгеләделәр.

Татарстан Мәгарифне үстерү институтында Бөтенроссия "Авыл укытучысы - 2015" конкурсының җиңүчесен билгеләделәр.

Анда бәйгенең соңгы этабына чыккан 10 педагог үз фәннәре буенча мастер-класслар тәкъдим итте. Абсолют җиңүче дип Лениногорск районы Куакбаш авылы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Резедә Мөстәкыймова танылды. Резедә Рафикъ кызы мәктәптә унынчы елын укыта. Мастер-класс өчен ул «Инглиз теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү» дигән теманы сайлаган булган.

Әлеге конкурсны "Мәгариф" журналы Татарстанның Мәгарифне үстерү институты белән берлектә уздыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading