16+

Авылда калучы табибларга компенсация түләү озайтыла

Авылда яшәргә һәм эшләргә теләк белдергән медицина хезмәткәрләренә компенсацияләр түләү 2017 елга да озайтылачак. Бу хакта 2017 елга Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проектында һәм әлеге программаны 2017 елда озайту программасында әйтелгән. Бу хакта "Российская газета"га сылтама белән http://tatar-inform.tatar хәбәр итә.

Авылда, эшчеләр бистәсендә яки шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәргә һәм эшләргә теләк белдергән 50 яшькә кадәрге югары белемле медицина хезмәткәрләренә бер миллион сум күләмендә компенсация түләнә.

Программа 2012 елдан эшләп килә. Бу вакыт эчендә 20,3 мең медицина хезмәткәре әлеге акчаны алган. Киләсе елга ОМС фонды бюджеты әлеге компенсацияләр өчен 3,2 миллиард сум акча карап куйган.
"Әлеге программа кирәкле һәм аны, сүз дә юк, озайтырга кирәк. Әмма авыл табиблары өчен миллион сум акча бирү - алар өчен эшләнергә тиешленең барысы да түгел - дип саный пациентларны саклау Лигасы президенты Александр Саверский. - Аларны стабиль, югары һәм үтә күренмәле хезмәт хакы белән тәэмин итү кирәк. Бу аз дигәндә. Табиб , президент указларында язылганча, бер ставкага эшләп, төбәк буенча ике уртача хезмәт хакы күләмендә акча алырга тиеш".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading