16+

Азинода сыерлар да йөри

«Шәһри Казан» газетасында башкалабыз урамында дөя йөрүе турында язылып чыккан иде. Дөя генәме соң, безнең Азино микрорайонының Чишмәле тукталышында бер көтү сыер, бозаулар да йөрде әле.

Шәһәр уртасындагы шәхси йортыбызны, бакчабызны калдырып, Фучик урамындагы тугыз катлы йортка күчкән чак иде. Шуңа да авыл тормышын яхшы беләбез. Мал-туар югалса, хуҗасына ничек авыр икәнен дә күз алдына китерәм. Иртән балаларны бакчага илткәндә, ашыксак та, «сыер югалтучы булса, Азинода йөриләр», -дип, берничә урынга мәгъ­лүмат тапшырырга өлгердек.

Ә сыерларның шәһәр урамында йөрүләре сәер тоелса да, икенче яктан, рәхәт булып китте. Авылга кайтып килгәндәй булган идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading