16+

Бәйрәмнәргә өстәмә. Яңа ел алдыннан пенсияләрне ничек түләячәкләр

Яңа ел алдыннан пенсияләрне исәпләү графигы үзгәрәчәк.

Яңа ел алдыннан пенсияләрне исәпләү графигы үзгәрәчәк.

Моннан тыш, кайбер өстәмә түләүләр дә артачак. Акчаны вакытында алу өчен пенсионерларга нәрсәне исәпкә алырга кирәк, бу айда ике пенсияне кемгә күчерәчәкләр һәм кемгә күбрәк түләячәкләр? «Лайф» басмасы бу хакта хәбәр итә. 

Мәскәүдә 2025 елда минималь пенсия 25 850 сум тәшкил итәчәк (быел ул 24 500 сум тәшкил итә). 1 гыйнвардан башкалада социаль түләүләр артачак. Өстәмә 5,5% тәшкил итәчәк. Тиешле карарны шушы көннәрдә Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалаган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Мәскәү пенсионерларын гына түгел, ә бөтен ил буйлап өлкән яшьтәге кешеләрне яңа елдан өстәмә түләү көтә. Федераль дәрәҗәдә пенсиягә 7,3% өстәмә ясалачак. Шуны да истә тотарга кирәк, декабрьдә пенсияләрне исәпләү графигы үзгәрәчәк.

Гыйнварның беренче көннәрендә түләүләр алган кешеләр декабрьдә ике пенсия алачак. Бу озакка сузылган Яңа ел каникуллары белән бәйле. Шуны да истә тотарга кирәк, гыйнвар өчен пенсия югарырак булачак. Ул инде индексацияне исәпкә алып киләчәк. 

- Акча түләү сроклары төрлечә булачак. Барысы да кешенең нинди ысул белән пенсия алуына бәйле. Почтадан алсаң, үз бүлекчәңнең эш графигын белергә кирәк, - дип өстәде ул.

Картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме 1 гыйнвардан 8728 сум 73 тиен булачак, индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе (бер пенсия коэффициенты) 142 сум 76 тиенгә кадәр артачак.

- Бу өстәмәләрнең барысын да гыйнвар пенсиясендә булачак, ул декабрь азагында киләчәк. Моннан тыш, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм беренче төркем инвалидлар өчен тагын бер өстәмә булачак. Бу өстәмә 1200 сум күләмдә булачак, — дип аңлата юрист Елена Кузнецова.

Сүз уңаеннан, 1 гыйнвардан пенсиягә өстәмә көтелгәнгә күбрәк булырга мөмкин. Эш шунда ки, еллык индексация күләме инфляциягә бәйле. Әлегә 7,3 процентка өстәмә ясау планлаштырыла, әмма индексация югарырак та булырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading