16+

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Владимировна Волынецның котлавы

Бүген, җәйнең беренче  көнендә, иң якты, чиста һәм матур бәйрәм – балалар бәйрәме – Халыкара  балаларны  яклау көне билгеләп  үтелә!  

Бүген, җәйнең беренче  көнендә, иң якты, чиста һәм матур бәйрәм – балалар бәйрәме – Халыкара  балаларны  яклау көне билгеләп  үтелә!  

Кадерле дуслар! 
 

Балачак – ул тылсымлы да, сихри дә,  һәр кеше өчен  барлык юллар ачык булган һәм иң мөһим чак. Шуңа  күрә ул  якты һәм бәхетле узсын! 
Балалар – безнең киләчәгебез, алар Республикабызның һәм Илебезнең киләчәге.  

Татарстанда балаларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләү һәм укыту өчен, аларның иминлеге, бүгенге һәм киләчәк  бәхете, матур  яшәүләре өчен,    физик, фәнни һәм иҗади сәләтләрен һәрьяклап ачу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән программалар уңышлы гамәлгә ашырыла һәм елдан-ел камилләшә. Ата-аналар

өчен – балаларга дөрес тәрбия бирергә, гаиләнең барлык әгъзалары өчен уңайлы мохит булдырырга ярдәм итә торган  проектлар эшли. 
Яшь дусларга укуларында, барлык башлангычларында уңышлар телим, каникулларыгыз  күңелле  узсын, матур, шатлыклы вакыйгалар  белән истә калсын, үзара дуслыгыгыз нык булсын, бердәм, тату, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Өлкәннәрнең ягымлы, җылы карашы, даими кайгыртып торуы  һәм мәхәббәте сезгә  рухи көч өстәсен, ә  тормышыгыз игелекле һәм якты хисләр белән белән тулы булсын!

Өлкәннәргә исә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тормышыгызда иминлек,   яшь буын  өчен кешелекле, игелекле, күркәм гамәлләрегез  белән һәрьяклап  матур үрнәк  булып  торуыгызны  телим! 
Балаларны яклау көне белән, 

Сезнең Татарстан Республикасында

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил

Ирина Владимировна Волынец!


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading