16+

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә йөз “Яшел почмак” барлыкка киләчәк

Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында яңа йөз "Яшел почмак" барлыкка киләчәк.

Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында яңа йөз "Яшел почмак" барлыкка киләчәк.

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республиканың балалар бакчалары һәм мәктәпләр арасында үзенчәлекле бәйге игълан итте. Анда катнашу өчен, 15 майга кадәр ирекле формада ecokonkurs@tatar.ru электрон почтасына гариза юлларга кирәк.

100 иң актив балалар бакчасы һәм мәктәпкә үсентеләр кайтарылачак.

- Җирнең үпкәсе - агачлар икәнен беләбез. Табигать безгә биргән байлыкны сакларга өйрәнергә кирәк. Экологик тәрбия бала һәркөнне күреп-белеп торган әйләнә-тирәдәге объектлар белән танышудан башлана. Табигатьне рәсемнәрдән өйрәнү дөрес түгел, без балаларда тикшерү, өйрәнү сәләтен булдырырга тиешбез. Менә шул максаттан бәйге игълан ителә дә инде, - диде Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев.

"100 яшел почмак" конкурсының максаты балаларда туган як табигатен өйрәнүгә, аңа сак караш булдыруга, бу өлкәдә белемнәрен киңәйтергә, ата-аналарны һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен әлеге эшкә тартуга, балалар бакчалары һәм мәктәп мәйданнарын яшелләндерүгә юнәлдерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading