16+

Балалар бакчасында бәйрәмгә ун әти-әни генә керәчәкме?

Казандагы балалар бакчаларындагы "утренник"ларга бары ун әти-әни генә кертеләчәк дигән сүз таралды.

Казандагы балалар бакчаларындагы "утренник"ларга бары ун әти-әни генә кертеләчәк дигән сүз таралды.

Гәрчә, вакцина ясаткан булсалар да, балаларның чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнавын ата-ана күзәтә алмый, дигән хәбәр күпләрне борчуга салды. 

 

Балалар бакчаларына Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан үткәрелә торган чараларда баланың әтисе яисә әнисе катнаша алачак. Аның коронавирус инфекциясеннән вакцина ясаган булуы мәҗбүри. 

Бәйрәмдә әби яисә бабайларга килү рөхсәт ителми.

"Коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимүгә дә карамастан, өлкән яшьтәге гражданнарга карата чикләүләр гамәлдә кала",- дип белдерде Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева. 

Соңгы берничә көндә Татарстанда "утренник"ларга вакцина ясаткан әти-әниләрне дә кертмиләр икән, дигән сүз чыкты. Кайбер бакчаларда 10 әти-әнигә генә керү рөхсәт ителә дигән хәбәр дә булды.  Ләйлә Фазлыева шул сүзләргә ачыклык кертте.

Сүз уңаеннан, мәктәпләрдә уза торган бәйрәм чараларында, 7 яшьтән алып балаларга битлек кидерү таләп ителәчәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading