16+

"Балалар өчен ни генә эшләмәссең?": Татарстанда яшәүче күпбалалы ана бөерен сатарга карар кылган

Агина Алтынбаева хәзер гаиләсенең авыр хәлдә икәнен белдергән.

Агина Алтынбаева хәзер гаиләсенең авыр хәлдә икәнен белдергән.

Яр Чаллыдан күп балалы ана Агина Алтынбаева бөерен сатарга әзер булуын белдергән. Хәзер ул сатып алучыны эзли.
"Мин бу адымга уйланып барам, мин кешеләр тарафыннан күп гаеп ябылачагын аңлыйм, әмма балалар өчен ни генә эшләмәссең?! Әниләр, бигрәк тә күп балалылар, сабыйларын үзләре генә тәрбияләүчеләр мине аңлар. Минем тормышым гади генә түгел. Сезнең күбегез аны күптән белә һәм күзәтеп бара. Һәм безгә хәзер бер дә җиңел түгел ", - дип язган хатын социаль челтәрдәге үз битендә (авторның тексты редакция тарафыннан тәрҗемәләштерелде).
Агина арадашчылар белән түгел, ә чын сатып алучылар белән генә сөйләшергә әзер булуын белдерә. Акчаны ул балалар өчен торакка тотарга тели.
Исегезгә төшерәбез, Алтынбаева үзенең алты яшьлек улын автомобиль руле артына утыртканнан соң билгеле булды. Аннан соң хатын-кыз башка тавыш-гауга үзәгенә эләгә: аның баласы бер шешә су алу өчен акча теләнә, ә хатын тикшерүчене баласын полициягә китергәне өчен гаепли; ул беркетмәләрне ерта һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, башка ата-аналар һәм күршеләре белән сугыша, шулай ук кулына сабый тоткан килеш руль артында бара.

Социаль челтәрләрдә бу уңайдан фикерләр төрле:

" Эшкә чыгу турында уйламадыгызмы?) Кешеләрдән ярдәм сорау һәм көтү, төрле пособиеләр алуы җиңелрәк)) "ир булмаган" кешедән өч бала табарга, аннары аны аталык хокукларыннан мәхрүм итәргә акыл җиткән, ә хәзер хәтта балаларны ашатырга да берни юк, дисең".

" ? хәзер "бүләккә" бушлай фатир алырга иганәче эзли һәм аның бөерен сатарга җыенуына ышанасызмы?"

"Бер бөереңне сатасың. Ә аннары нәрсәңне сатарсың? Балаларны кем үстерер? Әтиләренә өмет юк... Кайда мактанган блогер хезмәт хакы? Чираттагы хайп".

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading