16+

Балалары булган гаиләләргә 23 000 сум акча күчереләчәк

Россия гаиләләренә дәүләттән зур күләмдәге түләү күчереләчәк. 23 000 сум һәм аннан да күбрәк акча билгеле бер категория гаиләләргә генә биреләчәк, дип хәбәр ителә gosuslugiforparents telegarm каналында. 

Белгечләр әйтүенчә, сүз тәрбиягә бала алган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турында бара. Түләү күләме 22 909 сум тәшкил итә һәм ул опекуннарга һәм уллыкка алучыларга бирелә.

Шулай ук, кайбер очракларда гаиләләргә 175 043 сум күләмендә арттырылган түләү билгеләргә мөмкиннәр. Әгәр тәрбиягә берничә бала алынган булса, аларның һәрберсе өчен арттырылган түләү каралган.

Кайсы гаиләләргә әлеге төр түләүләр тиешле? 

Уллыкка алынган бала өчен тиешле түләүгә дәгъва кылучы гражданнар, уллыкка алу турында суд чыгарган карар үз көченә кергән көннән алып 6 ай эчендә, Дәүләт хезмәтләрендә яки Россия социаль фондына гариза бирә ала. Гариза 10 көн эчендә карала, ә акча күчерү 5 эш көнендә башкарылачак. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading