16+

Балаларына яллаган репетитор өчен әти-әниләр күпме түли?

Татарстанда 7-8 сыйныфларда укучыларның 30 проценты, тугызынчы сыйныф укучыларның 48 проценты һәм 10-11 сыйныфларда укучы балаларның 54 проценты репетиторлардан өстәмә дәресләр ала, дип хәбәр итә SuperJob сервисы.

Татарстанда 7-8 сыйныфларда укучыларның 30 проценты, тугызынчы сыйныф укучыларның 48 проценты һәм 10-11 сыйныфларда укучы балаларның 54 проценты репетиторлардан өстәмә дәресләр ала, дип хәбәр итә SuperJob сервисы.

7-8 сыйныфта укучы балалар еш кына чит теле, алгебра һәм геометрия, рус теле, физика һәм химия буенча репетиторлар белән шөгыльләнә. Өстәмә белем алуга атнасына уртача чыгым 3300 сум тәшкил итә. Югары сыйныф укучыларының әти-әнисе имтихан фәннәре буенча дәресләр өчен ешрак түли: боларга алгебра һәм геометрия, рус теле, шулай ук инглиз теле, физика һәм химия керә. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен алар атнасына уртача 3400 сум һәм 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен 5000 сум сарыф итә.

Репетиторларга атнасына 10 мең сумнан артык акча түләп шөгыльләнүче өлкән сыйныф укучылары исә 10 процент тәшкил итә, ә 9 сыйныф укучыларының әти-әниләре арасында бу 7 процент тәшкил итә. Ә 7-8 сыйныф балаларының ата-аналары арасында 5 процент. Кайбер ата-аналар мондый югары чыгымнар турында гаҗәпләнүләрен белдерәләр, репетиторларга чыгымнар МРОТтан ике тапкыр артык булуын билгелиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading