16+

Баласын имгәткән әни кеше үзен акылга зәгыйфь итеп күрсәтмәкче булган

4 айлык сабыен кыйнап имгәткән 26 яшьлек әнигә беренче суд утырышы булган. «Шәһри Чаллы» язганча, ул медицина тикшеренүе үткән.

4 айлык сабыен кыйнап имгәткән 26 яшьлек әнигә беренче суд утырышы булган. «Шәһри Чаллы» язганча, ул медицина тикшеренүе үткән.

Үзен акылга зәгыйфь итеп күрсәтмәкче булган. Әмма белгечләр аны үз акылында дигән нәтиҗә чыгарган. Ул 2 ай буе сак астында булачак. Гаепләнүче һәм аны яклаучы адвокат өй аресты сораганнар иде. 

Хәзер гаепләнүче хатын 2 ай Минзәлә изоляторында булачак. Бала авыр хәлдә республика балалар клиник хастаханәсе реанимациясендә.

Исегезгә төшерәбез, аянычлы хәл ял көнендә булды. Исерек хәлдәге ана елаган 4 айлык баласын тынычландыра алмагач, берничә тапкыр катып итеп башына кулы белән суккан. Ярый, бераздан кунакка иптәш кызы килеп кергән. Ул баланың ертылган иренен һәм хәлсез ятуын күреп, табиблар чакырткан. Сабыйның башы каты имгәнгән, баш сөяге сынган. Хәзерге вакытта ул авыр хәлдә ДРКБ реанимациясендә. Ул нейрохирурглар, реаниматологлар һәм башка әйдәп баручы белгечләр күзәтчелеге астында.

Вәхшиләрчә баласын кыйнаган ана турында күршеләре дә начар фикердә. Аларның берсе "Шәһри Чаллы" белән элемтәгә кергән.  
“Аның исеме Алинә. Ул башта безнең йортта торды. Кияүгә чыккач, икенче комплекска күченеп китте. Белгәнемчә, ул ире белән яратышып өйләнешмәде. Ире Тимур акыллы егеткә охшаган. Заводта эшли. Алинә ялгыш балага узгач, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Алинә үз-үзен карамый иде. Һәрчак салмыш. Бер кулында коляска, икенчесендә сыра шешәсе булды. Баласына да һәрчак кычкыра, суга иде. Сабый нишләсен? Елый инде. Елагач, тагын эләгә. Танышым сөйләве буенча, баланың тәне гел күп-күмгәк иде.  Ул гына да түгел, йортта яшәүчеләр мессенджердагы төркемебездә баланы идәнгә ташлап кына имгәткән дип сөйли”, - ди шәһәрдәш. 

Чаллыда баласы башын сугып ярган ананы судка алып килделәр
Чыганак: https://shahrichalli.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading