16+

Балконнан гантельләр ташлаган ирне СОБР ярдәмендә тоткарлыйлар

Татарстан башкаласының Идел буе районында якшәмбе көнне "Сафиуллина" полиция бүлегенә шаһитлар шалтыратып, Җиңү проспекты 30нчы йортта билгесез кешенең балконнан әйберләр ыргытуын сөйлиләр.

Татарстан башкаласының Идел буе районында якшәмбе көнне "Сафиуллина" полиция бүлегенә шаһитлар шалтыратып, Җиңү проспекты 30нчы йортта билгесез кешенең балконнан әйберләр ыргытуын сөйлиләр.

Алар арасында киемнәрдән тыш, гантельләр дә була һәм алар шунда яшәүченең җиңел автомобиленә килеп төшә. Хокук бозучы үзе ишекне берәүгә дә ачмый, балконнан ул заложниклар алуы турында кычкыра һәм хәтта һавага да ата.

Күрсәтелгән адрес буенча кичекмәстән полициянең оператив төркеме килеп җитә. Фатирда бер 33 яшьлек ир-ат яшәгәнлеге ачыкланган. Аны Тиз арада эш итүче махсуслашкан тотряд (СОБР) хезмәткәрләре тоткарлый, алар альпинистик җиһазлар ярдәмендә йорт түбәсенә җәнҗал куптарган ир балконына төшәләр һәм аны тоткарлыйлар. Хокук бозучыны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Ир билгесез матдәдән агулану билгеләре белән хастаханәгә озатыла.
- "Хулиганлык" һәм "Чит милекне аңлы рәвештә юк итү яки зарарлау" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды", - дип хәбәр иттеләр Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Тоткарланучы өеннән пистолет һәм автоматка охшаган предметлар һәм 400 гә якын патроннары табып алалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading