16+

Баллы пенсия системасын бетерергә җыеналар

Россиянең вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итүенчә, баллы пенсия системасын бетерергә уйлыйлар. «Әйе, бу чыннан да шулай. Бик авыр карар, тик безгә моны кабул итәргә туры киләчәк», – дип җиткерә Голикованың сүзләрен «Известия».

Шулай ук аның сүзләренчә, яңа пенсия реформалары 2019 елдан гамәлгә ашырыла башлаячак һәм пенсия күләмен 40 процентка арттырырга планлаштыралар.

Дәүләт Думасы пенсия реформасы закон проектын исә беренче укылышта 19 июльдә карауны планлаштыра. Бу хакта «Бердәм ­Россия» фракциясе рәисе беренче урынбасары Андрей Исаевка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: 14 июньдә Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев 2019 елда пенсия яшен күтәрү реформасын карый башлау турында хәбәр иткән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading