16+

Балтачлыларга күпфункцияле үзәк кирәк

«Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия республика эстафетасы инде ике атна Татарстан шәһәр-районнары буйлап халык белән очраша. Чираттагы тукталыш Балтач районында булды.

«Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия республика эстафетасы инде ике атна Татарстан шәһәр-районнары буйлап халык белән очраша. Чираттагы тукталыш Балтач районында булды.

Бердәм россиялеләр командасыннан РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин халык белән күреште.

Очрашуда катнашкан кешеләрне иң борчыган мәсьәлә - Борнак авылында төзеләчәк балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп иде. Бүген биредәге балалар бакчасына егерме ике бала һәм мәктәпкә унбиш укучы йөри. Ләкин ике бина да искергән.
- Мәктәптән башка авылның киләчәге юк. Бездә яшьләр сәләтле, спорт яратучан. Хәтта милли көрәш буенча Россия чемпионнары да бар. Ләкин балалар дүрт км ераклыкта урнашкан күрше авылы спортзалында шөгыльләнергә мәҗбүр,- дип борчылуларын җиткерде авыл халкы.
Шуңа күрә Борнак авылына мәктәп белән балалар бакчасын, фельдшер-акушерлык пунктын һәм спорт залын берләштергән күпфункцияле үзәк кирәк. Марат Әхмәтов сүзләренчә, мондый тәҗрибә Татарстанның башка районнарында уңышлы файдалана. Бүген андый биналарның саны 200гә җитә. Быел тагын кырык бишне төзергә планлаштыралар. Шуңа күрә балтачлылар күтәргән мәсьәлә хәл ителмәслек түгел.
- Республика программасына Балтачта да күпфункцияле үзәк төзүне кертергә кирәк. Бу мәсьәлә якын киләчәктә хәл ителер дип уйлыйм, - дип ышандырды Марат Әхмәтов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading