16+

Балык Бистәсе районында эшмәкәрләр Алтай боланнары асырый башлаган

Балык Бистәсе районы читендә урнашкан Шомбыт авыл җирлегенең Степановка авылында эшмәкәр егетләр 167 гектар җирне рәсмиләштереп,"Кыргый табигать" дип исемләнгән крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештырганнар.

Таулы Алтай ягыннан кайтарылган алып кайтылган чуар боланнар аз гына вакыт эчендә безнең шартларга яраклашып яши дә башлаганнар.

Берничә гектар мәйданны биләгән утарда алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Районда яңа һөнәр булып исәпләнгән болан караучы хезмәтен Сергей Рыҗов белән Риза Шәрипов яратып башкаралар. Тиздән 14 гектардан артык мәйданны биләгән яңа утарга күчерергә исәплиләр, дип яза районның "Авыл офыклары" басмасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading