16+

Балыкка киткән җирдә ир кеше белән бала өшеп үлгән

Якутиядә 62 яшьлек ир һәм 6 яшьлек бала мәете табылган дип яза "Российская газета".

Якутиядә 62 яшьлек ир һәм 6 яшьлек бала мәете табылган дип яза "Российская газета".

8 ноябрьдә алар Колымское авылыннан "Буран" белән 30 километр ераклыкта булган балык тоту урынына киткән җирдән юкка чыга. Тиешле урынга барып җитә алмаган ир белән баланы туганнары биредә яшәүчеләр белән эзләү эшләренә керешә. Ә 4 көн эзләп тә таба алмагач, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәләр.

Коткаручылар һавадан күзәткән вакытта "Буран" эзләрен күреп ала. Ә 17 ноябрьдә өшеп үлгән ир белән бала мәетен табалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading