16+

Банктан 40 миллион сум акча урлаган кассирларга хөкем карары чыгарылды

Берсенә өч, икенчесенә дүрт ел төрмә җәзасы билгеләнде.

Берсенә өч, икенчесенә дүрт ел төрмә җәзасы билгеләнде.

Татарстан банкларының берсеннән 40 миллион сум акча урлаган кассирларга хөкем карары чыгарылды. Касса мөдире булып эшләгән 55 яшьлек Венера Власова һәм корпоратив клиентларга хезмәт күрсәтү буенча өлкән менеджер 42 яшьлек Гөлназ Данилова урлау һәм алдау турындагы маддәләр буенча хөкем ителде.

Данилова касса мөдире белән килешү төзи, банк ячейкасында бер бизнесменның 15 миллион сумга якын сакланган акчасын урлый. Берникадәр вакыттан соң әлеге эшкуар үз акчасын алыр өчен әлеге банкка килгән һәм чын акчалар урынына ялган купюраларга тап була. Моннан тыш, әлеге ике хатын-кыз банк саклагычыннан тагын 25 миллион сум урлаган икән.

Моннан тыш, Данилова шәхси клиника өчен кыйммәтле җиһазлар сатып алу сылтавы белән дүрт кешенең 17 миллион сумнан артык акчасын урлаган, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

Суд карары белән Власовага өч ел, Даниловага дүрт ел төрмә җәзасы билгеләнгән.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading