«OUT» журналы сексуаль азчылык өчен мода һәм стиль басмасы санала.
Барак Обаманың тышлыктагы фотосы өстенә «Безнең президент» дип язылган, фото астына «Союзник. Герой. Икона» дип сырлап куйганнар. Исегезгә төшерәбез: узган җәйдә АКШның Югары суды ил территориясендә бер җенесле гаиләләр төзү өчен рөхсәт бирде. Америка лидеры аны тигез хокуклылык юлында тарихи адым дип атады. Фото: img.dni.ru
0
Комментарийлар