16+

Барыбыз да – өмәгә!

Бүген Казанда гомумшәһәр шимбә өмәсе. Традиия буенча, 1 апрельдән санитар чисталык ике айлыгы уздырылып килә.

Барыбыз да – өмәгә!

Бүген Казанда гомумшәһәр шимбә өмәсе. Традиия буенча, 1 апрельдән санитар чисталык ике айлыгы уздырылып килә.

Планлы чаралар нигезендә ишегаллары, юллар тәртипкә китерелә, агач һәм куаклар утыртыла, парк-сквер, урман массивлары, яр буйлары чүп-чардан чистартыла. Гомум шәһәр шимбә өмәсендә 200 меңнән дә азрак булмаган Казан кешесе, 3 меңнән артык оешмадан хезмәткәр катнашыр дип көтелә. Чистарту эшенә 4 меңләп берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк. Шәһәрнең 3800 ишегалдын, 20 миллион квадрат метр мәйданны биләгән юлларны, 300 гектарлап яшел зоналар, парк һәм скверларны тәртипкә китерү планлаштырыла. Быел шәһәрдә яр буйларын, урман полосаларын чистартуга зур игътибар биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading