16+

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин мәчетләрне карантинга ни сәбәпле яптыра?

Тәлгать Таҗетдин фикеренчә, моны 5-6 кеше йөри торган авыл мәчетләрендә эшләмәсәң дә була.

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин  мәчетләрне карантинга ни сәбәпле яптыра?

Тәлгать Таҗетдин фикеренчә, моны 5-6 кеше йөри торган авыл мәчетләрендә эшләмәсәң дә була.

Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин короновирус таралу сәбәпле, Россиядәге мәчетләрдә намазлар укуны туктатырга тәкъдим иткән. Бу хакта “Говорит Москва” радиосы хәбәр итә.

Тәлгать Таҗетдин фикеренчә, моны 5-6 кеше йөри торган авыл мәчетләрендә эшләмәсәң дә була. Ә менә зур шәһәрләрдә мәчетләрне карантинга ябу үзен-үзе аклаячак, дигән фикердә мөфти.

“Моны һәр мәчетнең башкарма органы хәл итә”, - дигән Тәлгать Таҗетдин.

Сүз уңаеннан, Таҗикстанда Нәүрүз бәйрәменә багышланган чараларны кичектергәннәр.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының рәсми вәкиле Тарик Язаревич моңа кадәр иконаларны үбүдән баш тартырга өндәгән иде. Аның сүзләренчә, короновирус иконалар өслегендә берничә көн сакланырга мөмкин. 

 

Фото: "Татар-информ" МА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес кинэш,сакланганны Алла саклар!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Имансыз! Коммунизм чорында да мәчетләр буш тормаган. Шул дин генә калды бит инде безнең. Анысын да Мәскәү куштаннары бетерергә маташа

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мэчеткэ вирус керми,

        Мөһим

        loading