16+

«Башкирская домохозяйка» буларак танылган блогерны салымчылар тикшерә

Башкортстан салымчылары блогерның хезмәт хакы белән кызыксына.

Башкортстан салымчылары блогерның хезмәт хакы белән кызыксына.

Башкортстанның Федераль салым хезмәткәрләре социаль челтәрләрнең төбәк сегментында эшләүче блогерларны тикшерә башлаган. Блогер буларак билгеле булган Миләүшә Шәйхелислямованы беренчеләрдән булып чакырганнар. Бу турыда ул шәхси блогында хәбәр иткән. Аның сүзләре буенча, ул куркып калган һәм бинага кергәч, аның телефонын тартып алганнар. Салым түләүдә нинди дә булса проблемалар булуын Миләүшә кире кага. Шәйхелисламова сүзләренчә, ул үзмәшгуль буларак рәсмиләштерелгән һәм счетларны вакытында түләп килә. Очрашудан соң аңа блогерлар өчен патент системасын өйрәнергә киңәш иткәннәр.
"Күз алдына китерәсезме? Алар миңа вайннар, лайклар һәм видео караулар өчен акча керәме дип кызыксындылар. Мәскәү блогерлары кебек тикшерүләр булыр дип шикләнгән идем һәм бу сөйләшүгә әзерләндем, - дип сөйләгән Миләүшә шәхси блогында.

«Башкирская домохозяйка»ның 200 меңнән артык язылучысы бар, аларны караучылар саны 130 миллионнан артып киткән, бу Вконтакте төркемендәге мәгълүматлардан күренә. Блогер юмористик роликлар төшерә башлагач танылып киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading