16+

Башкортстан егетен Минзәләдәге мәчеттән сәдака урлаганы өчен хөкем иткәннәр

Берничә тапкыр хөкем ителгән Башкортстанда яшәүче 58 яшьлек ир - атны Минзәлә шәһәре мәчетендә иганәгә җыелган акчаны урлаганы өчен хөкем итәләр.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсендәге 2 нче өлеше ("сакланучы урынга законсыз үтеп керү белән урлау") буенча гаепле дип тапты. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 февральдә әлеге явыз нияте булган ир-ат  мәчеткә законсыз рәвештә үтеп керә, һәм мәхәлләдә сакланучы, иганә акчалары җыелган акча тартмасын урлап чыгып китә. Аның эчендә барлыгы 2500 сум акча була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading