16+

Башкортстанның Тәтешле районы егете каршы якның БТРын урлап качкан, бер офицерны коткарган

 Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы егете Фәнис Хөсәенов яу кырыннан каршы як солдатын кулга төшереп,  аларның БТРын урлаган, дип яза «Башинформ».

 Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы егете Фәнис Хөсәенов яу кырыннан каршы як солдатын кулга төшереп,  аларның БТРын урлаган, дип яза «Башинформ».

Башкортстанның «Балтач таңнары» газетасы Бүл-Кайпан авыл җирлеге хакимияте башлыгы белән элемтәгә чыккан. 

“Социаль челтәрләрдә язылганнар бары да ул үзе сөйләгәннәр буенча тасвирланган.  Шәхсән минем үземә дә ул шул ук сүзләрне сөйләде,--дип белдергән Бүл-Кайпан авыл җирлеге башлыгы. 

Егет июнь аенда үз иреге белән китүчеләр сыйфатында махсус операциягә юлланган булган.  Ул «Барс-17» ирекмәннәр отряды сугышчысы.   Контракт вакыты узгач авылына кайткан.  Үзе сөйләвенчә, кулга төшерелгән төркемдә каршы якның җиде солдаты булган. Икесен ул юк иткән, икесе качкан. Берсен әсирлеккә алып ул урланган БТРда үзләренең бүлекчәсенә алып  кайткан. Моннан тыш Фәнис контузия алган иптәшен дә сугыш кырыннан алып чыккан. 

28 сентябрь көнне ул янә махсус операция барган урынга юлланган.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аффаааариииин егет молодец исан имин йорегез унышлы юллар эшларегез ун булсын яхшы хабар белан кайтырга насип итсен Аллакаем тазалыклар хаерле гомер белан ойларегезга кайтырга насип итсен ?????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец !!!

      Мөһим

      loading