16+

Батырлар Түбән Камада сыналды

Түбән Камада егетләр һәм ирләр арасында ирекле көрәш буенча "Татарстан мастерс" Бөтенроссия турниры узды. Көрәш җәймәсенә Россиянең 15 регионынан, шул исәптән Дагыстаннан, Пермь, Оренбург, Төмән өлкәләренән 150 батыр чыкты. Турнирның махсус кунаклары - Казахстан милли җыелма командасы да бар иде.

Батырлар Түбән Камада сыналды

Түбән Камада егетләр һәм ирләр арасында ирекле көрәш буенча "Татарстан мастерс" Бөтенроссия турниры узды. Көрәш җәймәсенә Россиянең 15 регионынан, шул исәптән Дагыстаннан, Пермь, Оренбург, Төмән өлкәләренән 150 батыр чыкты. Турнирның махсус кунаклары - Казахстан милли җыелма командасы да бар иде.

Ярышны меценатлар Ленар Гаянов һәм Рифат Мотыйгуллин оештырган. Икесе дә спорт остасы, элегрәк уңышлы спортчылар булып, республика яшьләр командасын әйдәп барганнар.
Турнирны Татарстан Үзәк сайлап алу комиссиясе рәисе, Татарстан Спорт көрәше федерациясе президенты, спорт остасы Әгъзам Гобәйдуллин ачты. Аның әйтүенчә, Тубән Камадагы Бөтенроссия ярышлары елдан-ел үз җәймәсендә бары иң көчле спортчыларны җыя. Әлеге турнир алар өчен киләчәк төбәк беренчелекләре, халыкара турнирлар алдыннан яхшы старт һәм "Россиянең спорт остасы" исеменә норматив үтәү өчен менә дигән мөмкинлек.



- Соңгы елларда Түбән Кама республикабыз өчен ирекле көрәш кадрларын әзерләүче остаханәгә әйләнде. Бүген бу шәһәрдә меңләп бала спорт клубларының спонсорлар белән берлектә булдырылган секцияләрендә ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Һәрбер яшь категориясендә Россия Чемпионатлары һәм Беренчелекләре призерлары һәм җиңүчеләре бар, - дип ассызыклады Әгъзам Гобәйдуллин.

Ачылу тантанасыннан соң журналистар Түбән Каманың 32нче мәктәбенә юл тотты. Монда Ленар Гаянов шәһәрдәге беренче махсус көрәш залын ачты. Монда балалар бушлай шөгыльләнә ала.

- Бу зал Татарстан мәктәпләрендә ирекле көрәш залларын ачу буенча проектның "беренче карлыгачы" булыр. Мин балаларыбызның киләчәге һәм халык сәләмәтлегенә нәкъ менә шулай итеп уңай йогынты ясый алачагыбызга ышанам, - диде ул.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы беренчелекне яулады. Батырларыбыз кесәсендә - 14 алтын медаль.

Беренче урынны командага Түбән Кама егете, быелгы Европа Кубогының көмеш медаль иясе Илдус Гыйниятуллин (70 кг.), Казаннан Төркиядәге халыкара турнирда икенче баскычка менгән Илдар Шәкүров (65 кг.), җыелма команданы әйдәп баручы Мамадыш егете Александр Кузнецов (58 кг.) китерде.
Икенче урында - Оренбург өлкәсе командасы, ә Дагыстанлылар өченче урынга ия булды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading