16+

Бәби-боксларны тыю турындагы закон проекты хупланган

Россия Хөкүмәте ил территориясендә бәби-боксларны тыю турындагы закон проектын хуплаган. Бу хакта закон проектының авторы Елена Мизулина үз сайтында хәбәр иткән, дип яза "Татар-информ".

Россия Хөкүмәте ил территориясендә бәби-боксларны тыю турындагы закон проектын хуплаган. Бу хакта закон проектының авторы Елена Мизулина үз сайтында хәбәр иткән, дип яза "Татар-информ".

Искәртеп үтик: законда юридик затларга бәби-бокслар булдырган өчен 1-5 млн сум штраф яисә эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктату каралган.

"Мин бу закон проектын хуплаган өчен Хөкүмәткә рәхмәтле", - дип билгеләп үткән Мизулина.

Бәби-бокс - карават белән җиһазланган урын, баласыннан баш тартырга уйлаган ана аны аноним рәвештә шунда калдыра ала. Кагыйдә буларак, бәби-бокслар медицина учреждениеләрендә яки дини оешмаларда куела.

Моңа охшаш язма: Син кайда идең?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading