16+

Бәби табучыны полиция хезмәткәре аюлардан саклап торган

Якутиядә балыкчылык белән шөгыльләнүче иренә һәм туганнарына ярдәм итәргә теләгән көмәнле хатын-кыз да аларга ияреп тайгага китә.

Бәби табучыны полиция хезмәткәре аюлардан саклап торган

Якутиядә балыкчылык белән шөгыльләнүче иренә һәм туганнарына ярдәм итәргә теләгән көмәнле хатын-кыз да аларга ияреп тайгага китә.

Тик бәби табарга санаулы көннәре калган әни кешенең тулгагы башлана. Аны ире белән кыз туганы машинага утыртып хастаханәгә юл алалар, әмма тайга сазына кереп утырган машина батып, сүнеп кала. Юньләп телефон да тотмаган тайга буйлап йөри торгач, бәхеткә, әти кеше коткару хезмәтенә шалтырата ала.

Полиция хезмәткәрләре белән табиблар да ярдәм кирәк урынга машина белән барып җитә алмый, калган юлны алар җәяү, йөгереп үтә. Бәби табучы янына алар 2 сәгатьтән соң гына килеп җитә. Акушерлар тайга урманында бала таптырганда, полиция хезмәткәре исә табель коралыннан атып, бу чорда аеруча куркыныч тудырган аюлардан саклап торган. Ана белән бала тиз арада хастаханәгә озатыла. Бәхеткә, тайга "кызы" белән әнисенең дә хәле яхшы, дип хәбәр итә minzdrav.sakha.gov.ru.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading