16+

Белеме юаннар Казанга җыела

Быелның август ае тарихка ХХХI Җәйге Олимпия уеннары белән кереп калачак. Беләкләре юаннар үзләренең көчләрен, осталыкларын исбатлар өчен, Бразилия башкаласы Рио-де-Жанейрога җыелдылар. Ә менә белемнәре юан егет-кызлар җәйнең соңгы аенда Казанда ярышачак. 2-19 август көннәрендә башкалабызда Информатитка буенча ХХVIII Халыкара олимпиада (IOI - 2016) уза.

Белеме юаннар Казанга җыела

Быелның август ае тарихка ХХХI Җәйге Олимпия уеннары белән кереп калачак. Беләкләре юаннар үзләренең көчләрен, осталыкларын исбатлар өчен, Бразилия башкаласы Рио-де-Жанейрога җыелдылар. Ә менә белемнәре юан егет-кызлар җәйнең соңгы аенда Казанда ярышачак. 2-19 август көннәрендә башкалабызда Информатитка буенча ХХVIII Халыкара олимпиада (IOI - 2016) уза.

Бүген айти технологияләрдән, санак-компьютерлардан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Бу югары техника казанышлары яшәешебезнең теләсә кайсы өлкәсендә киң кулланыла. Шуңа күрә дә компьютер белән аның үз телендә сөйләшә белүче егет-кызларның саны да арта бара һәм аларның «иң-иң»нәрен дөнья буенча сайлар өчен, төрле ярышлар уздыру кирәклеге дә көн уңына килеп баса.

Шул максаттан, ЮНЕСКО канаты астында, 1989 елдан башлап информатика буенча Халыкара олимпиада уздырылып килә. Аңарда бар дөнья­дан информатиканы су урынына эчүче өлкән сыйныф укучылары катнаша. Бу олимпиада тарихында барлыгы 25 ил үзенә акыллы башларны җыйган. Ә Греция белән Болгариягә бу мәртәбәле вазифаны ике тапкыр үтәргә туры килгән. 1991 елда ул СССР­да да уздырылган.

Бу бик мәртәбәле ярышны үткәрү хокукына илләр гаризаларын 4 ел алдан ук биреп куя. Россиядә әлеге олимпиада беренче тапкыр үткәрелә һәм ул безнең Казаныбызда! Башкалабыз әлеге хокукка Япония һәм Әзәрбайҗан кебек илләрне артта калдырып ирешкән. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки республикабыз яңа технологияләрне куллану буенча илебездә алдынгы урыннарда, киләчәк шәһәре Иннополисыбыз үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Казан федераль университеты һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бергәләп оештырылган Казанда узачак Халыкара олимпиадада катнашу өчен, быел 88 ил гариза биргән. Биш ил: Сальвадор, Гондурас, Исландия, Марокко, Палестина күзәтүче буларак катнашырга теләк белдергән. Бу әлеге олимпиада тарихында иң күп илләр катнашкан ярыш булачак. Беренче 1989 елгы олимпиадада барлыгы 13 ил генә катнашкан булса, узган ел Казахстанда үткәрелгәнендә 83 илдән яшь программистлар көч сынашкан.

Оештыручы илгә ике команда рөхсәт ителгәнгә, быел Россия шул хокуктан файдалана. Команда составында Казан Федераль университетының Лобачевский исемендәге лицееның 10нчы сыйныф укучысы татар егете Әсхәт Сәхәбиев тә бар. Егетнең мондый мәртәбәле ярышларда катнашуы беренче тапкыр гына түгел инде. Ул 8-9нчы сыйныфларда укыганда ук информатика буенча Бөтен­россия олимпиадасы дипломанты булган. Узган уку елында да информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк турында иң күп баллны ул җыйган. 2015 елда Санкт-Петербургта узган Бөтенроссия программалаштыру олимпиадасында - көмеш медаль, Балкан илләре арасында уздырылган шундый ярышларда Румыния белән Болгариядән бронза медальләр белән кайткан. Үзебездә уздырыла торган ярышлар да аңа уңышлар гына китерер дип өметләник. Өеңдә диварлар да булыша, диләр ич. Россия командасында тагын Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Новосибирск һәм Түбән Новгородтан да укучылар катнашачак. Ярышка килгән егет-кызларның яртысы Казаннан төрле дәрәҗәдәге медальләр белән кайтып китәчәк. Катнашучыларның 8 проценты үз илләренә алтын медаль алып кайтачак һәм дөньяның теләсә кайсы университетында белем алу хокукына ия булачак.

Ләкин башта аларга бик зур сынаулар үтәсе әле. Алар ике турда компьютер белән никадәр дус булуларын исбатлап, алгоритмик мисаллар чишәчәк, программалар төзеячәк. Команда булып ярышсалар да, җиңүчеләр шәхсән билгеләнәчәк. Олимпиаданы ачу тантанасы - Универсиада авылының Концертлар залында, ә җиңүчеләрне бүләкләү һәм ябу тантанасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак. Ябылу тантанасында Информатика буенча Халыкара олимпиадаларның күчмә байрагын Россия Иран вәкилләренә тапшырачак - киләсе елда бу Халыкара ярыш шушы гарәп илендә узачак. Дөньяның иң акыллы компьютер башларының хәтерендә Казан турында матур истәлекләр генә кереп калсын дип, ярышлардан бушаган арада Свияжск һәм Болгарга сәяхәтләр дә каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading