16+

Белгеч коронавируска каршы мессенджерларда таралган схема буенча дәваланмаска чакыра

Республика медицина учреждениеләрендә кислород запасы да, дарулар да бар.

Республика медицина учреждениеләрендә кислород запасы да, дарулар да бар.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, хастаханәләр тәүлек буе кислород белән тәэмин ителгән. Махсус хезмәтләр аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында беренче шалтыратуда ук китерә. 

– Вируска һәм бактериягә каршы препаратлар да җитәрлек. Әмма халыкны мессенджерларда таралган схема буенча бактериягә каршы терапияне үз белдекләре белән кулланмаска киңәш итәм. Табиб белән киңәшләшергә кирәк, – диде ул матбугат очрашуында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading