16+

Бер ир мәчеттән 200 мең сум акча урлаган

Чаллыда яшәүче ир-ат, икенче бер урлау очрагы өчен зыянны капларга барганда, мәчеттән 200 мең сум акча чәлдергән.

Чаллыда яшәүче ир-ат, икенче бер урлау очрагы өчен зыянны капларга барганда, мәчеттән 200 мең сум акча чәлдергән.

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Автокалада гомер итүче 40 яшьлек ир-ат, полициягә мөрәҗәгать итеп, мәчеттә курткасыннан 200 мең акча югалуы хакында сөйләгән.

Полицейскийлар каракның бик тиз эзенә төшкән. Ул Автокалада яшәүче моңарчы хөкем ителгән 46 яшьлек ир-ат булып чыккан.

Ир-ат ул көнне икенче бер урлау очрагы өчен зыянны капларга полиция бүлегенә баруы хакында сөйләгән. Юлда ул руханины күреп сөйләшү өчен мәчеткә кергән. Анда эленеп торган курткага күзе төшеп, аның кесәләрен тикшерергә уйлаган һәм шактый зур күләмдә акча табып алган.

Ир-атка карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барган вакытта ул шәһәрдән беркая да китмәскә тиеш.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading