16+

Бер мәчеттә 37 ел буе дөрес тарафка карамыйча намаз укыганнар

Төркиянең Ялова провинциясе мәчетендә 37 ел буе дөрес булмаган якка карап намаз укыганнар, дога кылганнар. Бу хакта dailysabah.com хәбәр итә. Мәчет Мәккә ягына карамаган булып чыккан.

Төркиянең Ялова провинциясе мәчетендә 37 ел буе дөрес булмаган якка карап намаз укыганнар, дога кылганнар. Бу хакта dailysabah.com хәбәр итә. Мәчет Мәккә ягына карамаган булып чыккан.

Мәчет 1981 елда төзелгән һәм ул дөрес итеп салынмаган булып чыккан. Мәчетнең имамы әлеге хәлдән чыгу юлын тапкан, ул мәчет эчендә намаз уку өчен юнәлешне күрсәткечләр урнаштыртып чыккан. Югарырак кәнәфидәге дин әһелләре әлеге ялгышны килеп карап киткәннәр һәм халыкны тынычландырганнар. 37 ел буенча белмичә ялгыш тарафка карап укылган догалар, нәкъ дөрес якка карап укылган догалар шикелле үк кабул ителәчәк, дип халыкны ышандырганнар алар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X