16+

Бер төн эчендә Россия территориясенә 13 пилотсыз очкыч һөҗүм иткән

Россия ПВО чаралары бер төн эчендә РФ территориясе өстендә Украина Кораллы көчләренең 13 пилотсыз очкычын юк иткән.

Россия ПВО чаралары бер төн эчендә РФ территориясе өстендә Украина Кораллы көчләренең 13 пилотсыз очкычын юк иткән.

Бу хакта13 декабрьдә Россия Оборона министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

- Узган төн дәвамында Киев режимының Россия Федерациясе территориясендәге объектларга самолет тибындагы БПЛА кулланып террорчылык һөҗүме ясау омтылышы туктатылды, - диелә оборона ведомствосы хәбәрендә.

Биш пилотсыз очкыч Курск өлкәсе өстендә бәреп төшерелгән, дүртесе Белгород өлкәсе өстендә, өчесе — Ростов һәм берсе — Липецк өлкәсе өстендә юк ителгән, диелгән Министрлыкның Telegram-каналында.

11 декабрь төнендә ВСУ тарафыннан Таганрог шәһәре ракета һөҗүменә дучар ителә. Шул ук вакытта күпчелек илләр, шул исәптән Украина, соңгы вакытта Россия белән сөйләшүләр темасын ешрак күтәрә башлады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading