16+

Алтын куллы балалар фестивале үткәрелә

14-16 июнь көннәрендә Казанда «RUKAMI» идея һәм технологияләр фестивале узачак.

Алтын куллы балалар фестивале үткәрелә

14-16 июнь көннәрендә Казанда «RUKAMI» идея һәм технологияләр фестивале узачак.

Биредә республиканың төрле техник түгәрәкләренә йөргән 400гә якын бала катнашачак. роботлар, конструкторлар төзеп, алар инженерлык сәләтләрен күрсәтәчәк.  Әлеге проект ике ел рәттән Мәскәүдә узган. Быел анда төбәкләр дә катнашырга булган. Биш җиңүче команда 24-25 август көннәрендә Мәскәүдә узачак халыкара форумда катнашачак.
– Татарстанда да, Россиядә дә техник иҗат киң таралган. Бу – республика мәктәпләрендә, түгәрәкләрдә ни дәрәҗәдә яхшы белем бирүләрен күрсәтү мөмкинлеге дә әле, – диде Талантлар университеты башкарма директоры Айдар Акмалов.
Фестиваль Казан ярминкәсе мәйданчыгында уза. Барлык теләгән кеше анда бушка керә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading