16+

Бертуган Касыймовлар урамындагы урманлыкта бала тудыру йорты төзергә мэр рөхсәт бирмәгән

- Бертуган Касыймовлар урамындагы урманлыктан, ягъни чаңгы трассасыннан Нуриевлар клиникасына бала тудыру йорты төзергә җир кишәрлеге бирелгән икән.

- Бертуган Касыймовлар урамындагы урманлыктан, ягъни чаңгы трассасыннан Нуриевлар клиникасына бала тудыру йорты төзергә җир кишәрлеге бирелгән икән.

Урманлыкта төзелеш башламакчылар. Мин бу хакта белмим дә, ярый әле битараф булмаган казанлылар Интернет аша хәбәр бирде, - диде мэр Илсур Метшин бүгенге "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә. - Дистә еллар дәвамында яшел зоналарны тәртипкә китерергә мөмкинлек булмады. Татарстан Президенты ярдәмендә, ниһаять, паркларны төзекләндерергә керештек. Мин шәхси клиникаларның үсүен хуплыйм, тик урманлыклар һәм парклар хисабына түгел. Бертуган Касыймовлар урамындагы урманлыкта бала тудыру йорты төзелмәячәк. Нуриевлар клиникасына шәһәр эчендә дә урын табылыр, - дип ризасызлыгын белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading