16+

Без – Россиянең иң креатив шәһәре

Британиянең "The Calvert Journal" басмасы Россиянең иң креатив тугыз шәһәре исемлеген төзегән.

Без – Россиянең иң креатив шәһәре

Британиянең "The Calvert Journal" басмасы Россиянең иң креатив тугыз шәһәре исемлеген төзегән.

Рейтингта беренче урынны Казан алган, британиялеләр аны "төрле мәдәниятләр казаны" дип атаган, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты, "Российская газета"га сылтама ясап. Рейтингны төзегәндә шәһәрне инновацион итә торган индекс күрсәткечләре билгеләнгән. Креатив шәһәрләр исемелеген Казан әйдәп бара. Иң перспективалы иҗади проектлар арасында авторлар Татарстан башкаласыннан ерак түгел урнашкан Иннополис шәһәрен атаганнар. Шулай ук рейтингны төзүчеләр Краснодар шәһәрен иң динамик үсә торган шәһәрләрнең берсе дип саныйлар, Мәскәү иҗади потенциалы белән аерыла, Түбән Новгород архитектур контрастлары белән җәлеп иткән, ә Санкт-Петербург - уникаль классик музейлар, театрлар һәм сарайлар җыелмасы белән.

Фото: Алена Узбекова/rg.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading