16+

Бездә ризыкны исләндермиләр

Базардан туңдырылган тавык алып кайттык бервакыт. Кыздырылган ботны тәмләп тешләсәм, ит эчендәге сасы сүл бөтен авызга тулды...

Бездә ризыкны исләндермиләр

Базардан туңдырылган тавык алып кайттык бервакыт. Кыздырылган ботны тәмләп тешләсәм, ит эчендәге сасы сүл бөтен авызга тулды...

Германиядә яки Франциядә сыйфатсыз продукция сатучы кибетнең лицензиясен туктатырга бер кешенең гаризасы да җитә. Без - Россия халкы, үз кадеребезне белмибез, шикаятьләр язмыйбыз, бозылган продукцияне дә тәмләткечләр белән «әвәләп» ашый бирәбез.

- Быелның өч аенда сәүдә челтәрләреннән һәм базарлардан 6,2 тонна бозылган продукция утильләштерелде, ягъни сатудан читләштерелде. Әлеге ашамлык­ларның 2,4 тоннасы - терлек, ә 3,8 тоннасы үсемлек продукциясе иде, - дип әйтеп үтте «эшлек­ле дүшәмбе» киңәшмәсендә ясаган чыгышында Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галиев.
Казанда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә китерелгән ит-сөт продукциясе базарларның лабораторияләрендә тикшерелә. Базарлардан чит­тәге мәйданнардагы ярминкәләрне күчмә лабораторияләр күзәтчелектә тота.

- Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов республикада азык-төлек иминлеген тәэмин итү бурычы куйды. Узган ел рөхсәтсез мәйданчыкларда сәүдә оештырып, бозылган продукция сатуның 162 очрагы теркәлде, аларга барлыгы 160 мең сум штраф салынды. Бозылган продукция саткан өчен штраф нибары бер мең сум, - диде Тимур Галиев.
Казан территориясенә кергән бистәләрдә 250 баш сыер асрала, әлеге терлекләр елына ике мәртәбә ветеринария тикшерүе уза. Бу иренмәгән җаннар - бәхетле, үз сөт ризыкларын белеп кулланалар. Тимур Галиев әйтүенчә, сәүдә челтәрендә сөт-май продуктларына крахмал һәм башка өстәмәләр кушу очраклары әледән-әле ачыкланып тора.

- Кризислы чорда кешеләр акчаларын кысып, арзанлырак азык-төлек сатып алырга мәҗбүр. Арзан бәядәге продукция шик­ле инде ул, - дип, фикерләре белән уртаклашты Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин. - Сәүдә челтәрләре, ярминкәләр ветеринария хезмәтләре тарафыннан җитди күзәтчелектә тотылсын. Бозылган продукция саткан өчен бер мең сум штраф, әлбәттә, тәэсирле түгел. Штраф бәясен күтәрүне сорап, закон чыгару органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Продукциянең сыйфаты өчен көрәштә җәмәгатьчелекнең дә актив таләпчәнлеге зарур. «Алдыйлар инде», - дип дәшми калган саен, безне тагын да күбрәк алдаячаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading