16+

Безне кызыклы җәй көтә

Дүртенче майда Казан парклары һәм скверларында шәһәр халкы һәм килгән кунаклар, туристлар өчен җәйге программа старт ала.

Дүртенче майда Казан парклары һәм скверларында шәһәр халкы һәм килгән кунаклар, туристлар өчен җәйге программа старт ала.

Быелгы программа шәһәрлеләрнең сораулары һәм теләкләрен истә тотып төзелгән, дип яза Казан мэриясе сайты.

Май башында Горки-Әмәт урманында Казан өчен уникаль булган проект – яшелчә бакчасы барлыкка киләчәк. Узган елгыдан ул шактыйга зуррак булыр дип көтелә. «Дом» экоүзәгендә һәм яшелчә бакчасы территориясендә бакчачылык темасына лекцияләр, мастер-класслар, экосукмак буйлап экскурсияләр оештырыла. Яшьләр төнге кичәләрдә күңел ачачак. Быелгы җәйдә барбекю фестивале дә оештырырга ниятлиләр.

Черек күлдә инструменталь музыка концертларын, «Ак чәчәкләр» бульварында заманча татар музыкасы концертын, заманча бию проектларын да күреп булачак. Шунда ук бию дәресләре дә бирелә.

Кабан күлендә исә быел йөзә торган сәхнә барлыкка киләчәк. Күл ярында спорт белән шөгыльләнергә, кинолар карарга мөмкинлекләр була. Июль аенда шәһәрлеләрне каһвә фестиваленә чакыралар.

«Крылья Советов» паркы быел үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Анда да юбилей уңаеннан кызыклы чаралар үтәчәк. «Дай лапу» фестивале дә үзенчәлекле булачак, анда приютта булган этләрне теләүчеләр өйләренә алып китә ала. Бәйрәмгә кинологлар, ветеринарлар да чакырыла. Алар лекцияләр укыячак, мастер-класслар күрсәтәчәк.

Июль аенда Горький паркында икенче тапкыр туңдырма фестивале оештырыла. Аны киләчәктә һәр елны үткәрергә уйлыйлар.

Көннәр җылытуга, Казан халкы "Яшел фитнес" хәрәкәтенә кушыла ала.
WorldSkills чемпионаты узган көннәрдә Горький паркында, Горкий-Әмәт урманында, Кабан күле яр буенда төрле тематик чаралар уза, шунда ук кечкенә остаханәләр эшләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading