16+

"Безнең сәламәтлегебез – эштәге җитәкчелекнең дә, туганнарыбызның да кулында түгел, ә үзебездән тора"

«Бердәм Россия" фракциясенең Татарстан тарафдарлары, илгә кагылышлы мөһим сораулар буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрделәр. Беренче мәйдан - сәламатлек саклау өлкәсен үстерүгә багышланган иде. Әлеге тыңлауларда Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да катнашты. Очрашуда медицина өлкәсендә соңгы елда ирешелгән уңышлар, киләчәктә ниләр башкарылырга тиешлеге хакында...

«Бердәм Россия" фракциясенең Татарстан тарафдарлары, илгә кагылышлы мөһим сораулар буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрделәр. Беренче мәйдан - сәламатлек саклау өлкәсен үстерүгә багышланган иде. Әлеге тыңлауларда Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да катнашты. Очрашуда медицина өлкәсендә соңгы елда ирешелгән уңышлар, киләчәктә ниләр башкарылырга тиешлеге хакында...

«Бердәм Россия" фракциясенең Татарстан тарафдарлары, илгә кагылышлы мөһим сораулар буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрделәр.
Беренче мәйдан - сәламатлек саклау өлкәсен үстерүгә багышланган иде. Әлеге тыңлауларда Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да катнашты. Очрашуда медицина өлкәсендә соңгы елда ирешелгән уңышлар, киләчәктә ниләр башкарылырга тиешлеге хакында фикер алыштылар.

Татарстанның бу тармакта горурланырлык уңышлары җитәрлек - югары технологияле медицина өлкәсендә безнең республика лидерлар рәтендә, беренчел звено үсеше буенча да Татарстан үрнәк булырлык. Нәкъ менә безнең республикада беренче тапкыр авылларда модульле фельдшер акушерлык пунктлары барлыкка килде. Хәзер әлеге пунктлар чит төбәкләрдә дә барлыкка килә башлады.
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да медицина өлкәсендәге уңышларны ассызыклады.

-Модульле Фельдшер акушерлык пунктлары - авылларга ямь биреп торган утлар кебек алар. Халык җәрәхәт алса да, авырып китсә дә, иң беренче булып шунда мөрәҗәгать итә, - ди Дәүләт Советы рәисе.
Шул ук вакытта проблемалар да җитәрлек. Медицина университетын тәмамлаган яшьләр авылларга кайтырга ашыкмый.
- Яшьләр авылларга кайтмый. Әлбәттә, авылларда төрле мәдәни һәм башка төрле хезмәт күрсәтү юк дәрәҗәсендә. Шуңа да карамастан, мин Совет кагыйдәсен кайтару яклы: бюджет бүлеген тәмамлаган яшь табиблар өч ел дәвамында теге яки бу районга эшләргә җибәрелергә тиеш, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстандагы сәламәтлекне саклау өлкәсе Россиянең бу тармагыннан тулысы белән аерылып тора. Моны элек Татарстанда эшләп, хәзер ил күләмендә хезмәт куйган белгечләр дә кабат-кабат ассызыклый.
- Моңа кадәр кертелгән үзгәрешләр шактый нәтиҗәле булды. Ләкин шул ук вакытта проблемалар кала бирә. Алар арасында шикаятьләргә булган реакцияләр, иминиятче ширкәтләр, медицина вәкилләренең хезмәт хаклары белән бәйле мәсьәләләр... Безнең яктан тәкъдимнәр дә бар. Җәмәгать тыңлаулары вакытында нәрсә эшләнгәнне, нәрсә эшләнергә тиешлеген планлаштырырга була. Киләчәк юлны бары диалог, дисккуссия аша гына билгеләргә мөмкин ди Россия Финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов. Дәүләт Думасы депутаты "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов исә "Бүген без илдә иң яхшылары, һәм үрнәк күрсәтәбез, ди. Шуңа күрә нәкъ менә Татарстан Россия алдында торган сорауларга җавалар тәкъдим итәрә тиеш. Мәсәлән, кадраларны авылларга җәлеп итү мәсьәләсендә югары уку йортларына максатчан кабул итүләр оештыру отышлы. Контрактта дипломлы белгечнең авылда күпме эшләргә тиешлеге, хезмәт хакы күләме, торак мәсьәләсе - бар да аңлатылырга тиеш. Бүген медицина институтына укырга кергән студентларның 60 процентын нәкъ менә максатчан укырга керүчеләр тәшкил итә", -ди Илдар Гыйльметдинов. "Татарстан командасы"ның яңа проекты инициаторы - "Яшьләр институты" директоры Борис Менделевич:
- Чирне дәвалауга караганда, кисәтүе җиңелрәк. Авыруларны кисәтү өчен ниләр эшләвебез, диспансерлаштыруны кайчан үтүебез, спорт белән ни дәрәҗәдә дус булуыбыз, ашаган ризыгыбыз һәм эчкән суыбызның сыйфаты турында уйланыйк әле. Безнең сәламәтлегебез - эштәге җитәкчелекнең дә, туганнарыбызның да кулында түгел, ә үзебездән тора. Минемчә, халык һәм табиблар бергәлеге генә илебездәге сәламәтлек саклау системасының дөньяда иң яхшыларның берсенә әверелүенә ирешә алачак, дип саный.
Барлыгы шундый өч җәмәгать тыңлаулары узачак. Алдагы очрашуларда торак коммуналь хезмәтләр һәм сәүдә итүгә кагылышлы сораулар күтәреләчәк. 10 сентябрьдә "Бердәм Россия" фракциясенең Татарстан тарафдарлары форумы узачак. Анда җәмәгать тыңлаулары буенча нәтиҗә чыгарылып, исәпкә алынган кайбер тәкъдимнәр, фикерләр "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары, кандидатларга тапшырылып, әлеге идеяләр Дәүләт Думасы депуталарының эш планына кертеләчәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading