16+

“Безнең заман” фестивале халыкара статус алырга мөмкин

Август аенда традиция буларак «Наше время - Безнең заман» эшләүче яшьләрнең республика телевизион ачык фестивале башлана. Ул дүрт ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә башланып киткән иде.

Татарстан предприятияләре һәм оешмаларында эшләүче 18-35 яшьлек егет һәм кызлар үзара җыр, бию, үзенчәлекле жанр кебек юнәлешләрдә көч сынашалар. Чара ноябрь аена кадәр берничә этапта үтәчәк. Сайлап алу үзәкләре Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Казан кебек зур шәһәрләрдә булачак. Фестивальнең финалы 10-11 ноябрь көннәрендә Казанда булыр дип планлаштырыла. Җиңгән оешма командасына 200 мең сум акчалата бүләк һәм күчмә кубок тапшырыла.
2019 елда "Безнең заман" фестивале халыкара статуска ия булырга мөмкин. Башкалабыз Казанда үткәреләчәк WorldSkills халыкара бәйгесе вакытында фестивальдә йөздән артык ил катнашырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading