16+

“Безнең заман” фестивале иҗади яшьләрне барлый

Татарстанда сентябрь аенда эшләүче яшьләр арасында "Безнең заман" исемендәге III Республика иҗат фестивале башлана.

Татарстанда сентябрь аенда эшләүче яшьләр арасында "Безнең заман" исемендәге III Республика иҗат фестивале башлана.

Сайлап алу этабы 25 сентябрьдән 17нче октябрьгә кадәр Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә урнашкан мәдәният сарайларында үтә.

Фестивальгә төрле төр милек формасында булган предприятие, учреждение һәм оешмаларның төрле тармакларында эшли торган 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган егет һәм кызлар катнаша ала. "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше" һәм "Дан минуты" (нәфис сүз, СТЭМ, цирк, мода театры, пантомима, буффонада, номерлар бергәлеге) номинацияләрендә иҗади сынау кысаларында яшьләр үз сәләтләрен күрсәтә алачаклар. Фестивальнең супер финалына үткән команда "Безнең предприятие - Татарстанның киләчәге!" темасына өстәмә "Визит-презентация" әзерләргә тиеш була.

Иҗади яшьләрнең сәләтен, составында Татарстан Республикасының халык артисты Резеда Галимова, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм башкалар булган авторитетлы жюри бәяләячәк.

Фестивальнең һәр этабында катнашучылар өчен әйдәп баручы педагоглар тарафыннан күп төрле мастер-класслар үткәрелә. Һәр этапта җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, дипломнар һәм акчалата премия тапшырылачак.

Гран-при иясенә ТР Президенты Кубогы буларак бәяләнә торган җиңүче дипломы һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә. Әле тагын җиңүченең исеме "Зур Җидегән йолдызлыгы"ндагы йолдызга биреләчәк. Бу гамәл "Роскосмос" сертификаты белән раслана.

Суперфинал Татарстан башкаласында 28-31 октябрь көннәрендә үтә. Гаризалар республиканың предприятие һәм оешмалары коллективларыннан һәм аерым башкаручылардан 15нче сентябрьгә кадәр beznenzaman@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading