16+

«Безнең заман» талантларны гына ачып калмыйча, яңа гаиләләр тууыга да этәргеч була

Татарстан дүртенче тапкыр "Безнең заман - Наше время" фестивален уздырырга әзерләнә. Фестивальдә 18-35 яшьлек эшләүче һәм иҗат итәргә яратучы яшьләр катнаша ала.

«Безнең заман» талантларны гына ачып калмыйча, яңа гаиләләр тууыга да этәргеч була

Татарстан дүртенче тапкыр "Безнең заман - Наше время" фестивален уздырырга әзерләнә. Фестивальдә 18-35 яшьлек эшләүче һәм иҗат итәргә яратучы яшьләр катнаша ала.

"Созвездие-Йолдызлык" яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры, фесивальнең җитәкчесе Айдар Гайнетдинов сүзләренчә, быел фестивальнең зона өлешләре Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә уздырылачак. Мисал өчен, Яр Чаллыга Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Кукмара районнарында яшәүче яшьләр сайлап алу турына киләчәк.
"Безнең заман"да гран-при яулаучыларга Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның күчмә кубогыннан тыш, 200 мең сум акча да карлаган. Чараның гомуми бюджеты исә 2 млн сум тирәсе. Моннан тыш, җиңүче исеме белән "Җидегән йолдыз" йолдызлыгындагы күк җисеме атала.

"Кайчандыр бу кешеләр кечкенә булган: кемдер рәсем ясарга теләгән һәм сәнгать мәктәбенә йөргән, икенче берәү музыка мәктәбендә шөгыльләнгән. Аларның тырышлыклары, бала чакта әти-әниләре күреп алган сәләтләре югалмасын иде. Сайлап алу турлары вакытында эшләүче яшьләрнең ни дәрәҗәдә үз эшләрен, үз предприятиеләрен яратулары күренә. Шул сәләтләре аша алар сәнәгать оешмаларының да сәләтен, нинди булуын күрсәтә", - ди Татарстанның халык артисты, халыкара конкурслар лауреаты, фестивальнең жюри рәисе Резеда Галимова.

Фестивальдә катнашучылар бер-берсенә сәләтләрен күрсәтеп кенә калмый, ә үзара аралаша һәм осталыкларын да арттыра. Бу эштә аларга танылган артистлар ярдәм итә, мастер-класслар уздыра. "Мин бу проектта катнашуым, әлеге яшьләр арасында булуым белән мин бик горурланам!", - ди Резеда ханым.

Чара яшьләр арасында да, предприятиеләр җитәкчеләре арасында да ихтыяҗ тудыра. Яшь белгечләр үзләрен коллективның бер өлеше итеп тоя алсын, тагын да берләшсен өчен бу менә дигән чара, дип саный Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының яшьләр һәм балалар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов.

"Безнең заман" талантларны гына ачып калмыйча, яңа гаиләләр тууыга да этәргеч булып тора. Татарстанның төрле районнарыннан булган яшьләр биредә үзара танышып, кавышып, гаилә кору очраклары да бар икән. Без республикада демографик хәлне чишү белән дә шөгыльләнәбез, дип шаярта оештыручылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading