Ил башлыгының эш сәфәре турында рәсми рәвештә хәбәр ителмәсә дә, 12 февральдә Чаллыга Владимир Путин килә.
Татарстандагы көн тәртибенә - Менделеевск районындагы «Аммоний» заводын ачу, Чаллыда «КАМАЗ» заводында хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында катнашырга җыенуы турында билгеле, дип яза «Интертат» электрон басмасы. Моннан тыш, Чаллының IT-паркында Президентка республикадагы бердәнбер балалар технопаркы - «Кванториум»ны да күрсәтергә ниятлиләр.
Владимир Путин соңгы тапкыр Кама аръягына төгәл дүрт ел элек - 2012 елның 15 февралендә килгән иде. Ул вакытта әле Владимир Путин Премьер-министр вазифасын башкара һәм өченче срокка сайланырга әзерләнә иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар