16+

Бүген Казанда Конфедерацияләр кубогына җирәбә салу үтә

Казанда бүген кич 2017 елдагы Конфедерацияләр кубогына жирәбә салу тантанасы үтә.

Казанда бүген кич 2017 елдагы Конфедерацияләр кубогына жирәбә салу тантанасы үтә.

Киләсе елның җәендә Казан үзендә абруйлы футбол турнирын - Конфедерацияләр кубогын кабул итәчәк. Әлеге турнирны Россиядә 2018 елда узачак ил чемпионатының генераль репетициясе дип тә атыйлар. Татарстан башкаласының әлеге зур чараларны уздыруга әзерлек дәрәҗәсе бүген 85 процентны тәшкил итә. Бу хакта жирәбә салу алдыннан узган брифингта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде, дип хәбәр итә http://tatar-inform.tatar

«Инфраструктура ягыннан без тулысынча әзер. Номер фонды ФИФА таләпләренә туры килә, логистика эшләнгән, волонтерла программасы эшли. Киләсе елда без күнекмә базаларын реновацияләүгә керешәчәкбез. «Казан Арена» стадионы газоны шулай ук ФИФА куйган таләпләргә туры килә. Аның шулай икәнен биредә уйнаучы командалар да раслый», - дип сөйләде Владимир Леонов.
Татарстан башкаласында Конфедерацияләр кубогы вакытында 4 матч, шул исәптән ярым финал матчы да узачак. Россия җыелмасы Казанда 24 июньдә турнирның төркем этабы кысаларында уйнаячак. Безнең ил командасының көндәше бүген жирәбә салу нәтиҗәләре буенча билгеле булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading