16+

Бүген музейларга керү бушлай

18 май − халыкара музейлар көне.

18 май − халыкара музейлар көне.

Әлеге бәйрәм календарьдә 1977 елда ук барлыкка килгән, 1978 елдан бирле ул 150ләп илдә үткәрелә башлаган. Музейлар аша җәмгыять тарихи мирасыбызга булган карашын чагылдыра. Тарихи истәлекләрне барлап, музей хезмәткәрләре рухи мәдәниятебезгә дә зур өлеш кертә. Ел саен музейлар көне нинди дә булса теманы ачарга тырыша. Быел исә − "Музейлар һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше" темасына багышланачак. Соңгы елларда бәйрәм кысаларында «Музейда төн» акциясе популярлаша бара. Бу чара Казанда ял төнендә узды, ә бүген бәйрәм уңаеннан барлык музейларга да керү бушлай булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading