16+

Бүген "Сугыш чоры балалары турында"гы закон проекты карала

Бүген V чакырылыш Дәүләт Советының 19нчы утырышы була. Көн тәртибенә 27 мәсьәлә кертелгән.

Бүген V чакырылыш Дәүләт Советының 19нчы утырышы була. Көн тәртибенә 27 мәсьәлә кертелгән.

Алар арасында 16 Татарстан закон проекты, сигез федераль закон проекты, Федерация субъектларының закон чыгару башлангычлары һәм берничә башка мәсьәлә бар.

"2016 елга Татарстан бюджеты турында", "2016 елга Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында", "Татарстан Җәмәгать палатасы турында", "Мәгариф турында" һәм башка республика законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектлары беренче укылышта каралачак.

"Татарстанда ветеринар эш турында", "Татарстанда яшьләр һәм яшьләр сәясәте турында", "Татарстанда мәдәни мирас объектлары турында"гы Татарстан законнарына кертелә торган үзгәрешләр икенче укылышта карала.

Бүгенге көн тәртибенең төп мәсьәләсе - Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт Думасына "Сугыш балалары турында"гы федераль закон проектын кертү буенча закон чыгару башлангычы турында фикер алышу булачак.

tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading